Илсур Рәис улы Метшин - Казан шәһәре Мэры

 

1969 елның 24 апреле көнне Түбән Кама шәһәрендә туа. Казан дәүләт университетының хокук белеме белгечлеге буенча юридик факультетын тәмамлый (1992 ел). Университетны тәмамлаганнан соң, 1992 елда юридик факультетның аспирантурасында белем алуын дәвам итә. Юридик фәннәр кандидаты.

1988-1989 елларда – Совет армиясендә хезмәт итә.

1993 елда Казан шәһәре Совет районы администрациясенең торакны хосусыйлаштыру агентлыгына мөдир буларак билгеләнә.

1995-1997 елларда – Казан шәһәре Совет районы администрациясе аппараты җитәкчесе. 

1997-1998 елларда – Вахитов районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары – «Казанский Посад» территориясе префекты.

1998-2005 елларда – Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре администрациясе башлыгы (2005 елдан башлап – «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы). «Нижнекамскнефтехим» ААҖ Директорлар советы әгъзасы.

2000-2004 елларда – ТР Дәүләт Советының икенче чакырылыш депутаты.

2005 елның ноябрь аеннан башлап, 2006 елдан башлап – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе. 2006 елның март аеннан башлап – Казан шәһәре Думасы депутаты. 2006 елның 17 мартыннан башлап – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы.

2007 елның апрель аеннан башлап БМОның җирле үзидарә буенча Консультатив советына керә.

2006 елның октябреннән башлап «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасының вице-президенты – «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасының Евроазиат бүлеге Президенты.

Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы, Башкалалар һәм эре шәһәрләр халыкара ассамблеясы, Россиякүләм тарихи шәһәрләр һәм төбәкләр берлеге вице-президенты (шулай ук Тарихи шәһәрләр палатасы рәисе). Россия шәһәрләре берлеге идарәсе составына керә.

 

Түбәндәге бүләкләргә ия:

«Иң яхшы шәһәр мэры» номинациясендә «Россия милли Олимпы» премиясе (2002 ел); исеме «Россия хакына данлыклы исемнәр һәм эшләр елъязмасы»на кертелеп «Россия хакына» ордены (2003 ел); Россия Федерациясе Президентының 2005 ел 30 июненнән булган Указы белән «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале; ирешкән хезмәт казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясенең Мактау ордены (2009 ел).

Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 23 гыйнвар көненнән булган Указы нигезендә, 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм үткәрүгә зур өлеш керткәне өчен, «Ватан алдындагы казанышлары өчен» IV дәрәҗә ордены. Аның җитәкчелегендә Түбән Кама шәһәре «Россиянең иң төзекләндерелгән шәһәре» булган (2000, 2003 еллар). II Бөтенроссия конкурсында (2007 ел), VI Бөтенроссия конкурсында (2013 ел) Казан шәһәре «Иң яхшы муниципаль берәмлек» исеменә лаек булган.

2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын уңышлы үткәргәне өчен Казан «Highly recommended sport city» (халыкара спорт вакыйгаларын үткәрү өчен иң яхшы урын) махсус бүләге, спорт менеджменты өлкәсендәге казанышлары өчен «International Sports Event Management Awards-2013» иң абруйлы халыкара премия белән билгеләнгән. Казан Универсиадасы «Иң инновацияле вакыйга» һәм «Чара образы» номинациясендә җиңү яулаган.

Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәренең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен – Татарстан Республикасының Мактау грамотасы (2002), Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәренең социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасының «Мактауга лаеклы хезмәте өчен» медале (2005) белән бүләкләнгән. 2005 елда ТР Президентының Рәхмәте белдерелгән. Татарстанда уңайлы һәм арзан торак куллануга кертү республикасы программасына лаеклы өлеш керткәне өчен 2007 елда ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән (2008). Күпьеллык намуслы хезмәте һәм күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү республика программасын тормышка ашыруга зур өлеш керткәне өчен, ТР Министрлар Кабинеты рәхмәте белдерелгән (2009). Казанда җирле үзидарә формалашу һәм үсешенә шактый зур өлеш керткәне өчен, профессиональ һәм җәмәгатьчелек эшчәнлегендәге югары казанышлары өчен, ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән (2010). Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт үсешенә шактый зур өлеш керткәне өчен, ТР Президентының Рәхмәт хаты беләнбүләкләнгән (2010). "Әфганстаннан Cовет гаскәрләре чыгарылуга - 25 ел"  истәлекле медаль белән бүләкләнгән (2014). Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттырганы һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешендәге казанышлары өчен» медале (2014), Куркынычсызлык мәсьәләләре өчен җавап бирүче югары вәкилләренең бишенче халыкара очрашуын әзерләү һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен, Россия Федерациясе Куркынычсызлык Советы Сәркатибенең Мактау грамотасы (2014) белән бүләкләнде.

Өйләнгән, дүрт бала тәрбияли.

Хоккей, футбол, музыка белән кызыксына.

Инглиз телен белә.

Кабул итү бүлмәсенең телефон номерлары: 299-18-18, 299-14-14.