Илсур Метшин: “Казан Россиягә горурланыр өчен сәбәп бирә”

 
prev next
04.08.2015 15:40

Мэр фикеренчә, ФИНА дөнья чемпионатының беренче атнасы Татарстан башкаласына бөтен дөньядан кызыксыну булганлыгын күрсәтте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август, Зилә Гайфи). Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты аркасында Казан Россиягә үзенең уңышлары белән горурланырга сәбәп бирә. Узган атна Татарстан башкаласына дөньякүләм дәрәҗәдә кызыксыну никадәрле зур булганлыгын күрсәтте. Бу хакта бүген республика һәм шәһәр ММЧ журналистлары белән очрашу барышында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.

Чарада Спорт проектларының башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров һәм Башкарма комитетның Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты рәисе Евгения Лодвигова катнаштылар, алар чемпионатның хәзерге көнгә кадәр булган нәтиҗәләрен яңгыраттылар.

“460 мең билетның 380 меңе сатылган. Бу – яхшы күрсәткеч, алда әле ярымфинал һәм финаллар бар. ФИНАның мәдәни паркында 200 меңләп кеше булды, ә “Пилигрим” тамашасын 50 меңләп кеше тамаша кылды. Казандагы чемпионат бөтен дөнья буенча трансляцияләнә. Чемпионатның аудиториясе 4 млрд.-тан артып китәр дип уйлыйм”, - дип башлады сүзен Казан Мэры.

Татарстан башкаласы кунаклары Сабантуйда кунакчыллыгыбызны һәм ачык күңеллегебезне тиешенчә бәяли алды. Узган шимбәдә узган бәйрәм, Илсур Метшин фикеренчә, кунаклар өчен искитәрлек хәл булды.

Журналистларны чемпионатка әзерләнү, Универсиада алдыннан һәм хәзерге Казанның ни белән аерылганлыклары кызыксындырды.

И.Метшин 2015 елгы ФИНА дөнья чемпионатын уздыруга әзерлек барышында төзекләндерү эшләренә зур урын бирелгәнлеген җиткерде. “Бу елда Татарстан җитәкчесе тарафыннан игълан ителгән парклар һәм скверлар елында 30-дан артык яшел зона төзекләндерелде. “Яшел рекорд” акциясе парк һәм скверларда дәвам ителәчәк, биредә без яңа зур агачларны утыртачакбыз. Планнарда шулай ук цирк, елга порты һәм зоопарк янындагы яр буйларын төзекләндерү тора”, - диде Мэр.

Журналистларның чемпионатның шәһәргә китергән  файдасы турындагы сорауларына Илсур Метшин Казан үсеше өчен аның яңа, зур этәргеч булганлыгын билгеләп үтте.

Журналистлар әңгәмә барышында Казан халкын спорт объектларының киләчәктәге язмышы борчыганлыкларын җиткерделәр. Илсур Метшин  барлык корылмалар да халык файдасына эшләячәк, диде, моннан кала яңаларны төзү буенча планнар да булганлыгын җиткерде.

Хәзерге вакытта Казан чемпионатның ябылу тантанасына әзерләнә. “Татнефть-Арена” стадионында сәхнә һәм декорацияләр монтажы бара. Азат Кадыйров җитәкчелегендәге оештыручылар чемпионат белән саубуллашу күңелле һәм музыкаль, яшьләр стилендә булачак дип ышандыралар.

Очрашу азагында Илсур Метшин Казан алдында яңа бурыч – Казанны яшәү өчен Россиянең иң уңайлы шәһәре итү торганлыгын искәртеп үтте. “Казандагы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты Россиягә безнең уңышлар белән горурланырга мөмкинлек бирә. Дөньяның 190 иленнән килгән вәкилләр аркылы Россия һәм аның халкы турында бөтен кешеләргә ишеттерергә уникаль мөмкинлегебез бар безнең”, - дип ассызыклады Мэр.

Чыганак: www.kzn.ru

Видео: Илсур Метшин республика һәм шәһәркүләм ММЧ вәкилләре белән очрашты

Фото: Журналистлар белән иртәнге аш 04.08.2015