И.Метшин: “Салават күпере”ндә яшәүчеләр өчен бөтен социаль инфраструктура да булачак”

 
prev next
07.08.2015 10:55

Көзен 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы эксплуатациягә тапшырыла, киләсе елга 1224 урынлык мәктәпне төзү планлаштырыла.

 (Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август, Зилә Гайфи). Казанның Киров районындагы “Салават күпере” яңа торак микрорайонының беренче йорт төзелеше тәмамланып килә, аны 30-нчы август көнне тапшыру планлаштырыла. Торак йорт белән берлектә социаль инфраструктура объектлары да тапшырыла. Шул рәвешле, “Салават күпере” торак комплексында подрядчылар көзен 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасын тапшырырга, киләсе елга 1224 урынлык мәктәпне төзергә ниятлиләр. Төзелеп килә торган торак комплексын караган вакытта Казан Мэры Илсур Метшин кешеләр торак йортларда яши башлау белән, социаль инфраструктура объектларына йөрү мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк, дип белдерде.

 Төзелеш мәйданчыгында узган эшлекле сәфәрдә шулай ук ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры Тәлгат Абдуллин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, подрядчы оешмаларның җитәкчеләре катнашты.

Инспекция барышында Илсур Метшин төзелеш мәйданчыкларын карады һәм төзелеп килә торган торакның сыйфатын бәяләде. “Салават күпере” торак комплексындагы социаль ипотека буенча төзелә торган фатирлар чиста отделка эшләре белән тапшырыла, алар фатирның торак һәм торак булмаган мәйданнарына тулы ремонтны (дивар, идән, түшәмнәр отделкасы, бүлмә араларына ишекләр, электр розеткалары урнаштыру), шулай ук торак булмаган биналар өчен тулы җиһазлар комплектын (раковина, ванна, унитаз, кухня плитәсе) үз эченә ала.

Азат Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, беренче йорт төзелеше график буенча алып барыла. Челтәрләрне вакытында тоташтырган очракта “Ак таш” ҖЧҖ подрядчысы объектны билгеләнгән вакытка тапшырырга сүз бирә. Төзелеш темпларын “ГрэйтСтрой” ҖЧҖ көчәйткән, челтәрләрне һәм юлларны уздырган очракта, подрядчы беренче йортны билгеләнгән вакыттан алданрак та тапшырырга әзерлеген җиткерде. Калган ике подрядчыга –“Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсе ҖЧҖ һәм “Камгэсэнергострой” ААҖ – йортларын вакытында тапшырыр өчен, төзелеш темпаларын тизәйтергә куштылар.

400 га мәйданлы, 50 мең казанлыга исәпләнгән микрорайонда якынча 1,5 млн. кв. метр күпфатирлы торак төзеләчәк. Торак төзелеше белән беррәттән 22 балалар бакчасы, 7 мәктәп, яңа юллар төзелеше, Горький шоссесына алмаш юллар төзергә планлаштырыла. Беренче чиратта берьюлы дүрт торак квартал төзелә, алар үз эченә гомуми мәйданы 384 мең кв.метрны тәшкил иткән 22 йортны һәм 6426 фатирны ала.

Социаль ипотека буенча сафка баса торган торак төзелеше кысаларында Казанда Оренбург трактындагы М-14 микрорайонында тагы бер зур проект тормышка ашырыла. М-14 микрорайонындагы төзелеш эшләрен Илсур Метшин шулай ук тикшереп кайтты. Ел ахырына биредә 255 һәм 89 фатирга исәпләнгән 2 йортны эксплуатациягә тапшыру планлаштырыла.

 

Чыганак: www.kzn.ru