Сынау режимында Казан Мэрының рәсми сайтының яңартылган версиясе эшли башлады

 
prev next
10.08.2015 12:28

Сайтның элеккеге версиясен old.metshin.ru адресы буенча карый аласыз.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август). Сынау режимында Казан Мэры Илсур Метшинның рәсми сайтының яңартылган версиясе эшли башлады. Шәһәр җитәкчесе сайты яңа заманча дизайн, уңайлы навигация, версиянең тулысынча өч телдә алып барылуы, шулай ук CDN технологиясен куллану аркасында фото- һәм видеоконтентны йөкләүнең югары тизлеге белән аерылып тора. Мәгълүматларны бирү принциплары төптән үзгәрде: төп биттә таймлайн барлыкка килде, ул көн хроникасын ачык күрсәтеп тора, ә контент рәсми яисә шәхси биттә урнаштырыла.

2010 елдан бирле эшләп килә торган элеккеге версиясе күпмедер вакыт old.metshin.ru адресы буенча эшләячәк. Яңа metshin.ru сайты турындагы фикерләрегезне kzn.media@tatar.ru адресы буенча калдыра аласыз.

 

 

Чыганак: www.kzn.ru